Трагикомедия
Ике пәрдәдә
Катнашалар:
Йолдыз
Алтай
Мәхәббәт – таякка таянган карт бабай, кып-кызылдан киенгән
Үлем – сап-сары киемдәге яшь һәм бик матур кыз, башында чәчәк такыялар
Сөен – Йолдызның дусты
Арслан – Сөенның ире
Айбикә – Йолдызның әнисе
Аппак – әби
Турат – Айбикәнең җизнәсе
Ясмин – Айбикәнең апасы
Йолдызның әтисе, Йолдызның әбисе, Йолдызның бабасы, әрвахлар
Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Фатир. Йокы бүлмәсендә урын җәелгән. Анда бер кыз күзләрен йомып ята. Бу – Йолдыз.Йолдызның баш очында урындыкта Алтай утыра, Йолдызның чәчләреннән сыйпый, кулларын тотып тора. Йолдыз уянып китә.
Йолдыз (Тавышы хәлсез). Алтай, мин…
Алтай. Бар да әйбәт, иркәм! Хәерле көн! (Иелеп үбеп ала).
Йолдыз. Йокымсырап киткәнмен.
Алтай. (Үбеп ала). Син минем кадерлем, иреннәрең тәмле бал гына, йөзең алма кебек, ашап бетерәселәрем килә сине.
Йолдыз. (Иркәләнеп). Рәхмәт сиңа, кадерлем, барысы өчен дә.
Алтай. Мин сине яратам бит, иркәм! Зарыгып көтәм туй көннәрен!
Кызны тагын үпмәкче була, Йолдыз битен куллары белән каплый.
Йолдыз. Ю-ук… Мине ишетмисең дә. Мин сиңа әйттем бит инде ул хакта. Сөйләшмибез бүтән ул хакта. Бетте.
Алтай. Йолдыз, мин дә сиңа әйттем. Мин ир кешеме-юкмы? Мин – баш кеше гаиләдә. (Кыланып “батыр” рәвеше китереп күкрәк кага).
Йолдыз. Ә мин муен! (Караватта яткан килеш, үзенчә күкрәк каккан кебек хәрәкәт ясый). Муен кая борса, баш та шунда бара!
Алтай. Кая борасың муеным?
Йолдыз. Муеның була алмадым шул, башым.
Алтай (Кәефсезләнә башлый). Тагын башлыйсың инде. Табиблар алар үзләре дә белеп бетерми. Менә күр дә тор, терелеп китәрсең. Туеңа кадәр төзәлер дигән сүз тиккә генә чыкмагандыр инде.
Йолдыз. Мин башламасам да, син үзең дә бик яхшы белеп торасың. Мин үзем дә беләм. Мине менә бер генә әйбер борчый.
Алтай. Нәрсә ул, әйт, кадерлем?
Йолдыз. Синең күңелеңдә ямьсез, караватта яткан авыру булып каласым килми. Әгәр шушылай буласын белгән булсам, мин кышын ук синең күз алдыңнан югалган булыр идем. Миңа шулай итәргә кирәк тә булган. Бер кеше дә күрми торган якка китәргә дә “Сау бул!” дип хат язарга кирәк булган. Вакыт узгач, табар идең әле үзеңә тиң ярны.