Тыктык-тык-тык-тык-тык…
Бераз гына тузан эленгән тәрәзә пыяласы артында баганалар, язгы кардан арынып барган урманнар йөгерә. Урманнар беткәннән соң, ниндидер иске станцияләр, ташландык авыллар башлана. Аннары инде агач күмеп китә язган ташландык басулар, аннары тагын урманнар… Әллә нидә бер генә ниндидер яңа корылмалар күренеп кала – кәрәзле телефон каланчасы, иске авылдагы капка төбенә килеп туктаган затлы машина…
Мәскәү пассажирларын Россия шәһәрләренең берсенә алып барган поезд вагоны шул урамдагы пейзаждан аерылмый да кебек – шундый ук иске, төксе һәм бертөрле, дип уйлады Илсөяр. Кешеләр дә тәрәз артындагы кебек: бер-икесенең генә йөзе шат. Барысы да төксе һәм хиссез. Кемнәр шат соң? Планшетына текәлгән егет кенә үзалдына елмаеп куя – комедия карый, күрәсең. Юл буе телефоныннан егете белән сөйләшеп барган кыз да елмаеп-елмаеп ала. Ә үзе берөзлексез егетен орыша: "Син тегене алам дидең дә – алмадың, монда алып барам дидең дә, бармадың. Әнә Настяның егете…” Шулай ризасыз кыяфәт белән егетен сүккәч, аны озаклап тыңлый. Егет мәхәббәт аңлата, гафу үтенә, күрәсең, кыз, тезенә атландырып утырган аягын селкә-селкә бик разый кыяфәт белән тыңлаганда, елмаеп-елмаеп ала.
Вампир, егетенең канын эчеп тәм таба, дип уйлады Илсөяр. Тагын кем шат? Оныклары белән барган әби, балаларының уйнаганнарына карап, кеткелдәп көлеп-көлеп куя. "Сүземне тыңламасагыз, әниегезгә әйтәм", – ди үзе, яратып карап. Вагонның иң түрге очында сөйләшеп кайткан 6 студент шат. Егетләр-кызлар шау-гөр киләләр. Аннары велосипедын читкә сөяп куйган бабай шат. Бабайның сөйләшер кешесе юк, ахыры: әле – бер, әле икенче кешегә килеп сүз ката, сөйләшмәкче була. Әмма шат бабайга төксе кешеләр җавап бирми дә диярлек. Караңгы караш булса да, бабай бирешми, хәтта шигъри юллар белән кәефне күтәрмәкче була. Вагонда рәт буйлап һәркемгә сүз катып бара иде, сары чәчле бер хатынның баласына кәнфит бирмәкче булгач, үзенең дә кәефен боздылар. Теге хатын аны бик ямьсез сүзләр белән орышты. Бу сүгүдән кечерәеп калган бабай үз урынына барып утырды. Әмма бирешмәде, бераздан тагын үз шөгыленә кереште. Илсөяргә дә килеп сүз катты.