Дөньяга котып күченеп килгән кебек зәмһәрир салкын кыш иде ул елны.
Кышның кыл уртасы, ничек тә булса язга килеп җитәргә дә дип интегеп яшәгән авылны салкыны гына түгел, ачы җиле дә талады.
Шул кышның бер иртәсендә Мәйсәрә иң бәхетле булып уянды. Гомер буе хыялланып, зарыгып-ашкынып көткән хыялы тормышка аша бит аның!
Бу көнне үзен кыз бала дип хис итә башлаганнан бирле көтте Мәйсәрә. Кыз бала беренче курчагын, беренче күлмәген ничек зарыгып көтсә, шулай көтте. Аларын әле ул балалыгы белән белеп тә бетерми. Әмма менә бу көнне Мәйсәрә ничек көткәнен белә!
Бүген ул гомерендә беренче тапкыр аулак өй хуҗасы!
Бүген аларда аулак өй!
Бүген ул кунаклар җыя!
Башка кызларның аулак өй үткәреп, кунаклар җыюына кызыгып үткән көннәре өчен, ниһаять, ниндидер әҗере бар дигән сүз. Көнләшсеннәр дошманнары, кызыксыннар дуслары – бүген аулак өйне Мәйсәрә уздыра!
Әниләренә дә үпкәсе зур Мәйсәрәнең. Инде аның иптәш кызлары арасында аулак өй уздырмый калганнары калмады. Икешәр тапкыр уздырып чыктылар инде. Дуслары кызганып, дошманнары төрткәләп, инде ничә тапкыр шул хакта сүз кузгаттылар.
“Син генә калдың”, – дип хәтта егетләргә кадәр әйтә башлады! Ул гына калган иде шул!
Аулак өйне уздырырга рөхсәт бирмәсләрме дип Мәйсәрә башта үзе көтте. Ни дисәң дә, әнисе дә кыз булган бит инде, белергә тиеш кебек иде үзе… Ләм-мим. Аннары Мәйсәрә читләтеп сорый башлады. “Әни, Гөлсемнәрдә аулак өй икән, аны үзеңдә уздыруы әйбәттер инде ул?” – “Ә-ә, шулаймы”, – диюдән узмады әнисе.
Аннары ачыктан-ачык сорады ул әнисеннән. “И, кызым, кешенең мөмкинлеге бардыр”, – диде әнисе шунда. Монысына үпкәләде ул. Әйтерсең лә, аулак өйне байлар гына уздыра!
Аннары ул әнисеннән аяк терәп, таләп итеп сорады. Аңламады аны әнисе. Ачуланды, сүгеп ташлады. “Эт чаба дип бет чаба, син кеше белән ярышмакчы буласыңмы”, – дип орышты.
Мәйсәрә дә дәшми кала торганнардан түгел: “Бер мине генә калдырып, бәхетсез итмәкче буласыз”, – дип өзеп әйтте. Бер дә онытасы юк Мәйсәрәнең – әнисе иске капчык белән сугып кыйнады аны шунда. “Бәхетен аулак өйдә эзләп йөргән кызның мәңге бәхет күрәсе юк”, – дип орышты. Шул хәлдән соң гарьлегеннән суга төшеп үлимме икән дип йөрде әле ул. Исенә төшкән саен шул вакыттагы халәтенә кабат әйләнеп кайтып, җаннары актарыла…