Яратканнарга сүз кирәкмени? Алар күз карашы белән генә дә сөйләшә. Батыр егет Салдатка да, сылу кыз Божага да сүзләр кирәкми.
– Әйдә, йөгердек! – ди Салдатның карашы.
– Юу-ук…
– Нигә, сөйгәнем? Әйдә!!!
– Ю-ук. Мин үпкәләдем!
– Нигәәә?
– Ә менә шулай! Куып җитеп кара! – ди дә көязләнеп Божа, юыртып чабып китә.
Салдат аның артыннан йөгерде. Кара син ул наянны!
Атларның өсләрендәге җайдаклар – егет дип әйтерлек булсалар да, малайлар әле. Җилдерәп ат өстендә чабуның рәхәтлегенә чыдый алмыйча, су буен яңгыратып әче тавышлары белән кычкыра:
– Салдат! Әйдә, куып җит!
– Божа! Божа! Син беренче!!!
Атлар, берсен-берсе уздырышка чабып авылның буасына килеп керде – су ерылып, икегә аерылды, тамчылар һавага күтәрелеп, әллә никадәр салават күперләре хасил итте. Судан чабып барып, буаның тирән урынына кадәр килеп керде атлар, аяк тибеп йөзеп тә киттеләр. Мондый рәхәтлектән, атларның ялларына ябышкан малайларның әллә кай җирләреннән тагын да әчерәк авызлар бәреп чыкты. Сөтле чәй кебек җылы суда коену рәхәтлеге атларның да күкрәкләреннән кешнәү авазлары булып бәреп чыкты.
– Миһаһай!!!
“Мин сина яратам!” дигән сүзе иде бу Салдатның. Яратам сүзен шунда да әйтмәгәч, тагын кайда әйтәсең. Сөйгәне дә ялындырмады:
– Мин дә сине яратам!
“Мин дә сине яратам” дигән сүзләрне ишетү гашыйк өчен иң бәхетле күренеш. Сөйгәненең яратканын белсә дә, шушы мизгелне әйтеп бетергесез бер дулкынлану белән көтә. Ә инде “яратам” сүзен ишеткәч, гашыйк Җир шарын кочардай булып алгысына башлый. Ул ярата! Мин яратам!
Салдатның хисләре эченә генә сыярлык түгел, бөтен җиһанга “мин бәхетле” дип кычкырырлык ул. Бу – аның туган ягы. Мондагы һәр йорт, һәр агач, һәр җан иясе – атлар, кешеләр, этләр һәм кош-кортлар – аныкы. Ә хәзер инде менә аның сөйгәне дә бар. Җан иясенә тагын ни кирәк бәхетле булыр өчен?
– Миһаһаһай!
Ат караучы Фәттерахман абыйлары – авыл балалары телендә “Фәттер бабай” – ике сөлек кебек атны егет-малайларга ышанып тапшырды. Малайларның бар да гадел – кем беренче, кем аннан соң икәне җирәбә тотып билгеләнгән. Бер малайны йөздереп чыккач, икенчесенә чират җитә. Калган малайлар чират җиткәнне көтеп тора. Иң рәхәт мизгел – атларны юырттырып буага йөгертеп кереп киткәне. Атларга да күңелле – берсен-берсе уздырып чабалар да. Атның ялына ябышкан килеш су керүдән дә рәхәт нәрсә бар!